Дөньяда ниләр бар?
31 март 2022, 09:12

Истанбулдагы очрашу

29 мартта Русия һәм Украина делегацияләре Төркиянең Истанбул шәһәрендә хәрби конфликтны көйләү буенча өченче тапкыр сөйләшүләр өстәле артына утырды.

Истанбулдагы очрашуИстанбулдагы очрашу
Истанбулдагы очрашу

“Сөйләшүләр конструктив үтте, тиздән Мәскәү конфликтны көйләү буенча Киев тәкъдимнәренә җавап бирәчәк”,—дип белдерде Русия делегациясе әгъзасы, РФ президенты ярдәмчесе Владимир Мединский.

         Өч сәгать барган сөйләшүләрдә Русия Украинадан үзенең нейтраль һәм атом-төшсез ил статусына омтылачагы турында язма тәкъдим алды. Владимир Мединский бу сөйләшүләрне алга табан адым ясау дип атады һәм Мәскәүнең җавап чараларын игълан итте. Атап әйткәндә, Русия тынычлык килешүенә кул кую кысаларында президентлар Владимир Путин һәм Владимир Зеленскийның очрашу мөмкинлеген караячак. Мәскәү Киев һәм Чернигов юнәлешләре буенча үзенең хәрби активлыгын киметәчәк. “Без Киевта карар кабул итәргә тиешле кешеләр утыруын аңлыйбыз, шуңа да шәһәрне өстәмә хәвефкә дучар итәсебез килми”,—диде Мединский.

          Киевның язма тәкъдиме Украинаны халыкара-хокукый гарантлар яклавындагы даими нейтраль ил итеп тануны күзаллый. Украина үзенең иминлеге гарантияләре итеп Германия, Италия, Польша, Канада, Төркия, Израиль һәм БМОның Иминлек советы әгъзаларын күрергә тели. Русия ягына тапшырылган килешү проектына ярашлы, тыштан янау булган очракта бу илләр һава юлларын ябарга һәм Киевка хәрби ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу гарантияләр Кырым һәм Донбасс территорияләренә кагылмый. Сөйләшүләрдән шунысы да яхшы аңлашылды: Украина Донецк һәм Луганск халык республикаларын, шулай ук Кырымның Русия территориясенә кушылуын танымаячак, ләкин мәсьәләне сугыш юлы белән чишәргә алынмаячак. Киев моны тынычлык килешүе проектына кертергә тәкъдим итте.

P.S. Әсирлеккә алынган Русия хәрбиләренә карата аяусыз мөгамәләләргә юл куймау мәсьәләсендә дә алга китеш бар. Русия әсирләр белән кешелексез мөгамәләгә карата протест белдерде.  Киев вәкилләре әгәр беренче булып тота алсалар, бу җинаятьләрдә гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә бирде. “Ә безнекеләр тотса, ул чакта ни булачагын яхшы аңлыйсыз. Безне ишеттеләр”,—диде Мединский.

Фото: remontnoe.bezformata.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас