

Русия Японияне дустанә булмаган илләр исемлегенә кертте. Шуңа япон компанияләре бер-бер артлы Русия базарыннан чыга башлады. Алай гына да түгел, Токио җитди рәвештә Мәскәү белән хәрби конфликт ихтималлыгын фаразлый.
2012 — 2020 елларда Япония премьер-министры Синдзо Абэ Русия белән ике арадагы 77 елдан бирле кул куя алмаган тынычлык турындагы килешүне тормышка ашыруга күп омтылышлар ясап карады. Нәкъ менә ил белән Абэ җитәкчелек иткән елларда ике ил арасында күтәрелеш булып алды. Сәясәтче Русия президенты белән 27 тапкыр очрашты. Әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле сөйләшүләрдә пауза килеп туды. Ә пандемия көчәйгән вакытта Синдзо Абэ сәламәтлеге какшавы сәбәпле, отставкага китәргә мәҗбүр булды.
2021 елда Фумио Кисида, премьер-министр кәнәфиенә утыргач, ике ил арасында киеренкелек янә өскә калыкты. Русиянең Украинада махсус хәрби операция башлавы хәл-вакыйгаларны тагын да катлауландырды. Япония Евросоюз һәм АКШның Русиягә каршы санкцияләр басымына кушылды, Путинга һәм безнең эре чиновниклар һәм малтабарларга каршы персональ санкцияләр кабул итте. Әле аның санкцияләр исемлегендә — РФның 101 физик шәхесе һәм 130 оешмасы. Моннан тыш, япон властьлары сәүдә итүдә Русияне “иң имин милләтләрнең берсе” статусыннан мәхрүм итте. Русия боларны катгый тәнкыйтьләп чыкты һәм япон җитәкчелегенең карарлар кабул иткәндә мөстәкыйль була алуына шиген белдерде.
Япониянең Украинадагы илчелегенең Украинада барган хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен ирекмәннәр җыю эше оештыруы турындагы хәбәрләргә карата РФ Чит ил эшләре министрлыгы кискен ризасызлык белдерде. Русия Икенче Бөтендөнья сугышы елларында Япониянең нацистик Германия белән союздаш булуын японнарның исенә төшерде.
Русиянең сөйләшүләрне дәвам итүне кире кагуы Япония җитәкчелегенең тәмам кәефен кырды. Кисида Курил утраулары буенча территориаль бәхәсне хәл итү һәм тынычлык турындагы килешүгә кул кую мәсьәләсенең шул килеш калуын, Украинадагы хәл-вакыйгалар аркасында Русия — Япония мөнәсәбәтләренең корбан булуына зар кылды. Русия җитәкчелеге исә үкенечен белдермәде.
Һичшиксез, санкцияләр һәм аларга каршы җаваплар Русия белән Япония мөнәсәбәтләрен кире башлангыч хәленә кайтырды һәм аның шаукымы байтакка барачак әле. Бәхәсле Курил утраулары язмышы чишелмәве һәм тынычлык килешүе булмавы Русия белән Японияне бәрелешкә китермәгәе дигән шиген белдергән Япония парламенты. Бу максатлар өчен Япониянең АКШ белән берләшүе мөмкин, дип әтәчләнә алар. Хәер, бу — мондый белдерүләргә карата игътибар җәлеп итәргә тырышу гына. АКШның Русия белән Япония арасындагы низагка кысылуы мөмкин түгел ди сәясәтчеләр. Чөнки алар арасындагы килешү буенча Токио кул астындагы территорияләргә читтән һөҗүм булганда гына ул ярдәмгә килә ала.
Шулай итеп, бүген Русия белән Япония арасында янә кырыс җилләр исә. Ул кайчанга кадәр исәр — вакыт күрсәтер.