Дөньяда ниләр бар?
31 март 2022, 09:40

Европага яңа шарт куйдык

Русия президенты Владимир Путин 23 мартта Европага газ сату исәп-хисабын сумнарга күчерергә кушты.

Европага яңа шарт куйдыкЕвропага яңа шарт куйдык
Европага яңа шарт куйдык

“Минем тарафтан иң кыска вакыт эчендә түләүне күчерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру турында карар кабул ителде. Моны безгә дустанә булмаган дип аталган илләргә безнең табигый газны Русия сумнарында сатудан башлыйк”,—диде президент.

Путин хөкүмәткә, Үзәк банкка һәм “Газпром”га 31 мартка кадәр “дустанә булмаган илләргә” табигый газ сату буенча түләүләр валютасын үзгәртү буенча чаралар комплексын тормышка ашырырга кушты. Дәүләт җитәкчесе белдерүенчә, Русия газны килешүләрдә күрсәтелгән күләмдә һәм бәягә ярашлы озатачак, бары тик түләү валютасы үзгәрәчәк.

“Газны берәү дә бушка сатмаячак, бу мөмкин дә түгел, ләкин аның бәясен сумнарда гына түләргә мөмкин. Бу хәл ителгән карар”,—диде президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, Көнбатышның Русиягә каршы икътисад һәм сәүдә өлкәләрендә тоталь сугыш алып баруын, мондый хәлләрдә исә яңа чынбарлыкка яраклашырга туры килүен билгеләп.

Европаның власть һәм энергетика компанияләре вәкилләре Русия ягулыгына сумнарда түли алмауларын белдерде. Германиянең икътисад һәм климатны яклау эшләре министры Роберт Хабек, G7-ле илләренең Русия газы өчен сумнарда түләмәячәкләрен җиткерде. Яңа шарт бер яклы гына, түләү форматы алдан билгеләнгән һәм ул сумнарда түгел дип, килешүне саклауны таләп иттеләр. G7 артыннан Европа комиссиясенең рәсми вәкиле Эрик Мамер Русиянең газ өчен сумнарда түләү таләбеннән баш тартуларын белдерде.

Русиянең дустанә булмаган илләр исемлегенә Евросоюзның 27 иленнән тыш,  Австралия, Албания, Андорра, Бөек Британия, Исландия, Канада, Монако, Яңа Зеландия, Норвегия, Корея Республикасы, Сингапур, АКШ, Тайвань, Швейцария һ.б. илләр кертелгән.

Бүгенге көнгә Русиядән газ килү туктавы очрагына Германиянең гадәттән тыш план кабул итүе билгеле. Ә Франция президенты Эммануэль Макрон Русия газы өчен сумнарда түләү мөмкин түгел дигән фикердә.

 

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас