Дөньяда ниләр бар?
30 март 2022, 15:48

Зарыгып яңгыр көтәләр

Европада соңгы 65 ел эчендә иң коры килгән кыш аркасында суны максатсыз файдаланган өчен җәза бирә башларга мөмкиннәр.

Зарыгып яңгыр көтәләрЗарыгып яңгыр көтәләр
Зарыгып яңгыр көтәләр

Штрафлар Италиянең төньяк калаларына кагыла, дип хәбәр итә "Жардиан" басмасы.
Кышкы корылык былтыр җәй бөтен Италия буенча озакка сузылган көчле эсселек артыннан килгән. Үткән сезонда илдә явым-төшем нормадан 80 процентка азрак төшкән. Италиянең иң зур По елгасында су 1972 елның кышында теркәлгән иң түбән дәрәҗәгә төшкән. Нәтиҗәдә, Пьемонте, Лигурия, Ломбардия, Трентино шәһәрләре мэрлары су запасы нормасы буенча чаралар булдырганнар. Суны төнлә файдалануны чикләгәннәр, шәһәрләрдә фонтаннарны сүндергәннәр. Моннан тыш, кайбер итальяннарга бакчаларына су сибүне, автомобиль юуны һәм бассейннарын тутыруны тыйганнар. Суны исраф итүчеләргә 500 евро (49 мең сум чамасы) күләмендә штраф салу каралган. Шулай итеп, итальяннарга суны зур ихтыяҗлар өчен: юыну һәм азык әзерләү өчен генә кулланырга ярый.
Хәзер итальяннар зарыгып яңгыр явуын көтәләр. Һава торышы белгечләре март ахырында мул яңгыр фаразлап халыкны сөендергән. Илнең кайсыбер өлешләрендә алты ай буена тамчы да төшмәгән. Җирле властьлар, быелгы җәй дә коры булмагае дип, борчуга калган. Суга мохтаҗлык кичергән кала мэрлары корылыкның, аеруча климат үзгәрүе шартларында, властьларны су ресурслары белән идарә итү сәясәтен үзгәртү турында уйланырга этәрергә тиеш дип инаналар.
Кызганычка каршы, Бөек Британия тикшерүчеләре эсселек һәм корылык кебек экстремаль һава торышы күренешләре ешрак булачак дип фаразлый. Корылык торган саен Җирнең күбрәк төбәкләренә кагылачак. Сәбәбе - кеше эшчәнлеге аркасында климат үзгәрүе.
Италиядән тыш, берничә елга сузылган корылык белән АКШның кайбер штатлары да көрәшә. Океан һәм атмосфера тикшеренүләре идарәсе синоптиклары күзаллауларына ярашлы, 2022 елда Калифорния штатына җәй коры киләчәк.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас