Дөньяда ниләр бар?
30 март 2022, 08:37

Юлия Меньшова Русиядән киткәнме?

Алып баручы турында төрле имеш-мимешләр йөри.

media.elitsy.rumedia.elitsy.ru
Фото:media.elitsy.ru

Билгеле алып баручы Юлия Меньшова Русиядән эмиграциясе турындагы хәбәрләргә комментарий бирде. Teleprogramma басмасы  белән әңгәмәдә ул   илдән китүе турындагы сүзләрне кире какты.

“Мин  әле Мәскәүдә”, – дигән Меньшова.

Меньшованың Русиядән китү ихтималын мәгълүмат чаралары кичә, 29 мартта язып чыккан иде.  Алып баручының эмиграциясе турында  Отар Кушанашвили  ишарә белдергән. YouTube-тагы эфирында шоумен Меньшованы “ул инде еракта” дигән. Әмма бу сүзтезмә нәрсә аңлатканын ул әйтми.

Шушы көннәрдә чит илгә киткән шоумен Иван Ургантның да Русиягә кайтуы хакында билгеле булды. Моны аның әтисе, театр һәм кино актёры  Андрей Ургант хәбәр итте.

Моннан алда үзенең эмиграциясе хакындагы имеш-мимешләрне алып баручы Дмитрий Шепелев да кире какты.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас