

Телевидение алып баручысы Владимир Познер аның автор программасы Беренче каналның тапшырулар сеткасыннан ни сәбәпле юкка чыгуын аңлата. Аның сүзләренчә, тапшыруны Украинадагы махсус операция вакытына алып торганнар. Бу хакта журналист Телеграмда дөнья күргән постында сөйли.
“Миннән нишләп 28 февральдән “Познер” тапшыруы чыкмый башлады, дип сорыйлар. Җавабым: чөнки 24 февральдән Беренче канал мәгълүмат каналына әйләнде”, – дип яза журналист.
Аның автор тапшыруы һәм сеткадан вакытлыча югалган башка проектлар Украинада махсус хәрби операция тәмамланганнан соң, эфирга кайтачак, дип хәбәр итте Познер.
“Беренче каналның позициясе шундый”, – дип ассызыклый танылган алып баручы.
Чыганак: Lenta.ru