

Коронавирусны җиңел кичерүчеләргә кайсыбер анализларны тапшырмасаң да була. Бу хакта табиб-пульмонолог Наталья Колесникова сөйли.
“Әгәр чир җиңел, билгеләрсез үткән һәм пациент үзен әйбәт хис итә икән (ә андыйлар күп), анализлар тапшырмасаң да була”, – дигән табиб, коронавирустан соң кан формуласы һәм аның биохимия күрсәткечләре үзгәрү ихтималлыгын ассызыклап.
Колесникова сүзләренчә, COVID-19 җиңел үткән чакта D-димерны тикшертергә кирәкми. Бу күрсәткеч бик сизгер һәм үзенчәлекле. Аны тромбозларны ачыклар өчен тикшерәләр, шул ук вакытта анализ нәтиҗәләре төрле факторларга бәйле булуы бар.
“D-димерны коронавирусның катлаулы формасын кичерүчеләрнең кискен стадиясендә тикшерәләр, ә амбулатор дәваланган пациентларга һәм тромбоз хәвефе янамаганнарга бу күрсәткечне күзәтеп бару зарур түгел”, – дип аңлата белгеч.
Табиб С-реактив аксымны (С-реактивный белок) да даими күзәтеп торырга кирәкми, ди. Чөнки коронавирустан соң аерым бер чор дәвамында анализларның ялган нәтиҗә күрсәтүе бар.
Аерым чирләр барлыкка килү хәвефе янаган пациентларга пульмонолог индивидуаль тикшеренү узарга киңәш итә. Мәсәлән, шикәр диабеты һәм йөрәк ишемиясе булганнарга ковидтан терелгәч көчлерәк терапия таләп ителергә мөмкин.
Чыганак: lenta.ru