Дөньяда ниләр бар?
28 март 2022, 07:15

Замогында йөрер өчен машина алган

Сүз Бөекбритания королевасы хакында бара.

Елизавета II үзенең замогы эчендә йөрер өчен   бәясе 62 мең фунт стерлинг тәшкил иткән  (8,3 миллион тирәсе) гольф-кар сатып алган. Гольф-кар  – гольф кырында  хәрәкәт итәр өчен уйлап чыгарылган җиңел машина. Metro басмасы хәбәр итүенчә, машинаны королеваның сәламәтлеге белән проблемалары сәбәпле сатып алганнар.

Гольф уены өчен тәгаенләнгән бу 4 урынлык машина  суыткыч, күңел ача торган экран, Bluetooth динамиклары белән җиһазландырылган. Машина салонында –  күн утыргычлар. Машинаны Mercedes-Benz компаниясе белән берлектә Garia фирмасы төзегән. Аның иң югары тизлеге  – 1 сәгатькә 43 миль.  Тулы зарядка җыйгач,  машина 50 миль ара  үтә ала. Соңыннан аны тагы зарядкага куярга туры киләчәк.

Машина сатып алу бик тә урынлы, дип яза басма, чөнки Елизавета  II аяклары авыртудан җәфа чигә.

Февраль уртасында королева йөрергә кыенлашуы хакында зарлана. Журналистлар аның хәле турында кызыксынгач, ул, таягын кысып тотып, аякларына күрсәтә: “Күрүегезчә, мин йөри алмыйм”.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас