

Ил җитәкчелеге кул куйган карарда хатын-кызларга якшәмбе, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәре паркларда ял итәргә рөхсәт ителгән. Бу көннәрдә ир-егетләр булмавына карамастан, хатын-кызлар хиҗап кию кагыйдәләрен сакларга тиеш. Ир-егетләр исә чәршәмбе, пәнҗешәмбе җомга һәм шимбә көннәрендә ял итә ала.
“Талибан” хәрәкәте (аның эшчәнлеге Русиядә тыелган) тарафыннан оештырылган хөкүмәт үзе яклыларга җәмәгатьчелек ял урыннарында хәрби форма кимәскә һәм корал йөртмәскә киңәш иткән.
Кабулдан читтә әфганнар гаиләләре белән ял итәргә күнеккән популяр туристик урыннарда йомшаграк кагыйдәләр гамәлдә. Ир-егетләр белән хатын-кызларга андый җәмәгатьчелек урыннарында бер үк көнне булырга рөхсәт ителә, тик гүзәл затлар хиҗап кияргә һәм таныш булмаган ир-егетләр белән аралашудан тыелырга тиешләр.
Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта судка тарттыру белән яныйлар. Суд кабул иткән карарга каршы шикаять бирү рөхсәт ителми.