

Екатеринбургның Кольцово аэропортында менә инде ярты ел федераль эзләүгә игълан ителгән хатын яши.
Светлана Кръстева Екатеринбург аэропортында 2021 елның августында пәйда була һәм шул вакыттан алып аның территориясендә яши. Суд приставлары федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, аның дәүләткә ике миллионлап бурычы бар. Хатын – Коми республикасының Удорский районы Кослан авылында пропискада.
Туганнары аңлатуынча, Светлана Кръстева ил буйлап югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзләп йөри. “Света һәрчак югары хезмәт хаклы эш хакында хыялланды, элек ул нәкъ шундый вазифада иде. Баш бухгалтер булып эшләде. Әмма заманалар үзгәрде, бүгенге көндә азрак хезмәт хаклы эш тә ярап торыр дип үгетлим мин аны. Әмма аның үз сүзе сүз, 50 мең хезмәт хакына үзегез эшләгез дип әйтә”, – бурычлы хатынның бертуган сеңлесе Снежана Коровина журналистларга шулай дип сөйли.
Туганнары хатынга өйгә кайтырга билет сатып алырга дип берничә тапкыр акча салганнар, әмма Светлана Кръстева кайтмый. Салган акчаларны ризыкка тотына. Журналистларга исә 200 мең хезмәт хакы түләнелә торган баш бухгалтер вакансиясе эзлим дигән. Кръстева аэропортта юына, керләрен дә шунда юа. Аэропорт хезмәткәрләре хатынның психикасы белән проблемалары бардыр, ди.
“Безнең полицейскийлар аны кая гына кумады инде, файдасыз, ул кире бирегә килә”, – ди Кольцоводагы сәүдә ноктасындагы сатучы. Шул ук вакытта сатучы хатын Кръстева үзен тыныч тота, кешеләргә бәйләнми, дип тә өсти.
Коми республикасының Удорский районы приставлары озак вакыт бурычлы хатынның кайда икәнлеген белмәгән. Хәзер исә эш производствосы Екатеринбургка юнәлтеләчәк. Бу хәбәр язылганда да Светлана Кръстева әле булса аэропортта яши, дип хәбәр итә массакүләм мәгълүмат чаралары...
Чыганак: lenta.ru