

49 яшьлек Марк Макдоналд 16 яшьлек әнисе аны тапкач та уллыкка алуларын кечкенәдән белеп үскән. Ир сүзләре буенча, ул беркайчан да тудырган әнисен эзләп табарга теләмәгән. Әмма хатыны белән бала сөюдән мәхрүм булгач, ниндидер бер мизгелдә ул үз гаиләсе һәм туганнары игътибарына мохтаҗлыгын тойган.
Шулай итеп, Марк Макдоналд берьюлы суррогат ана һәм үзенең әти-әнисен эзли башлаган. Ул Канада хөкүмәтенә әнисен эзләү мәсьәләсенә кагылышлы гариза язган. Күп тә үтми шалтыратып әнисе табылуын һәм аның белән очрашырга теләвен хәбәр итәләр. Ул гына түгел, Маркның әнисе аның әтисендә кияүдә булып чыга, аларның тагын өч баласы бар.
Макдоналдның сеңлесе Эллиотт абыйсы табылуын белгәч, аның белән языша башлый. Абыйлы-сеңелле тиз дуслаша. 7 атна язышканнан соң канадалы ир хатыны Тина белән әти-әнисе һәм бертуганнарын күрергә бара.
“Алар миңа таныш түгел иде, ләкин мин моңа кадәр беркайчан да үземне шулкадәр иркен тотмадым. Алар миңа пирчәткә кебек туры килде”, – дип шаяра Макдоналд. Берене очрашудан соң аның сеңлесе Эллиотт Канадага кунакка килә һәм абыйсы белән хатыны өчен суррогат ана булырга ризалыгын бирә.
Эллиотт ике кыз бала таба. Бу хәлләргә хәйран калган, әмма чиксез сөенгән Марк “Мәхәббәт һәм генетика” дип исемләнгән китап яза. Анда ул кызларының туу тарихы һәм гаиләсе белән кавышуы хакында яза.
Чыганак: lenta.ru