

Мурманскида оклады берничә йөз мең сум тәшкил иткән стоматолог-ортодонт вакансиясе пәйда булган. Бу хакта эш эзләү ресурсы hh.ru сайтында хәбәр ителә.
Кандидатлардан югары белемле, белгечлек буенча сертификатларга, өч елга кадәр эш тәҗрибәсенә ия булу, ортодонтия аппаратларындагы төрле техникада эшли белү таләп ителә. Хезмәт хакы – 200 мең сумнан алып. Әмма эш бирүче 500 мең сумга кадәр дә тәкъдим итәргә әзер.
Компания клиентларның агымы “тыгыз” булачак, ди. Ә инде Арктикага башка төбәкләрдән килүчеләргә компания сынау срогына торак өчен түләүне дә үз өстенә алырга вәгъдә итә.
Арктикада диңгездә йөзеп йөрүче газ саклагычына капитан да эзлиләр икән. Бу вазифада тагы да күбрәк – аена 650 мең сум хезмәт хакы – түләргә әзерләр, ди.
Чыганак: lenta.ru