Дөньяда ниләр бар?
25 март 2022, 08:01

Өч яшьлек кыз үпкәсендә борчак тапканнар

Сабыйны авыр хәлдә дәваханәгә алып килгәннәр. 

altaiagro.comaltaiagro.com
Фото:altaiagro.com

Мәскәүдә Сперанский исемендәге   балалар дәваханәсе табиблары өч яшьлек кыз баланың үпкәсеннән борчак алганнар.

Баланы дәваханәгә ютәлләвенә зарланып һәм үпкәсе ялкынсынуга шикләнеп алып килгәннәр. Әмма өстәмә тикшеренүләрдән соң табиблар аның үпкәсендә ят нәрсә ачыклаганнар – нәкъ ул аны бертуктаусыз ютәлләргә мәҗбүр иткән.

Ашаган вакытта очраклы рәвештә борчак нәнинең тын юлына киткән. Әти-әниләре янында булмаган. Шуңа алар кыз баланың тын юлларына ят җисемне эләгүен аңламаган. Дөрес диагноз кую да бер айга сузылган. Ә борчак ярмасы исә эренләп, ялкынсына башлаган. Гаилә дәваханәгә тагы да соңрак мөрәҗәгать иткән очракта борчак шулкадәр бүртер иде ки, хәтта тын юллары органнары таркала башларга мөмкин иде, дигән табиблар. Ул очракта үпкәнең берникадәр өлешен кисеп алырга туры килер иде.

Әле исә шөкер, кызны хәле әйбәт, аны берни борчымый. Борчакны кызчыкның үпкәсеннән алганнар һәм 10 көн стационарда дәваланганнан соң, аны хастаханәдән чыгарганнар.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас