Дөньяда ниләр бар?
25 март 2022, 13:20

Барыбер дә сәүдә мөнәсәбәтләрен өзәселәре килми

Европаның өч иле Русия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен өзәргә теләми.

Барыбер дә сәүдә мөнәсәбәтләрен өзәселәре килмиБарыбер дә сәүдә мөнәсәбәтләрен өзәселәре килми
Барыбер дә сәүдә мөнәсәбәтләрен өзәселәре килми

Германия, Австрия , Венгрия РФ белән сәүдә мөнәсәбәтләрен өзүгә каршы. Бу хакта Польша премьер-министры Матеуш Моравецкий белдерде.
Аңа кадәр Венгрия премьер-министры Виктор Орбан Көнбатышның Русия энергия ресурсларына карата кертелгән санкцияләре Венгрия икътисадын көрчеккә китереп терәячәк дип белдерде. Будапешт мондый чарага каршы чыгыш ясый, чөнки нефтьнең 60 проценты һәм газның 85 проценты Венгриягә Русиядән килә дип ассызыклый Орбан.
Әлбәттә, моңа кадәр гел уңайлыкларда яшәп өйрәнгән Европа энергия ресурслары дефициты белән җәфалана башласа, тормыш катлаулыкларына ничек түзәр? Күз алдына китерүе кыен...

Фото:onemagic.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас