Дөньяда ниләр бар?
25 март 2022, 14:04

Артык гайрәтләнә алмыйлар...

Төркия дә Русиягә карата кертелгән санкцияләргә кушыла алмавын белдерде.

Артык гайрәтләнә алмыйлар...Артык гайрәтләнә алмыйлар...
Артык гайрәтләнә алмыйлар...

Ил президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Русия энергия ресурсларын сатып алуга карата кертелгән санкцияләргә кушыла алмыйбыз, чөнки кыш айларында гражданнарның өшүен теләмибез дип, Русия белән мөнәсәбәтләрне читкә этеп куя алмавын, Төркия кулланган газның яртысының Русиядән килүен билгеләде.
"Моннан тыш, Русия белән безнең "Аккуя"АЭСын төзибез", - диде Төркиянең Русия белән уңай мөнәсәбәттә калу яклы булуын белдереп.
Санкцияләргә кушылабыз дип гайрәтләнсәләр дә, иң тәү чиратта үзләренең хәлләре мөшкелләнәчәген белеп торалар, югыйсә...

Фото: tvk6.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас