Дөньяда ниләр бар?
25 март 2022, 15:53

4 минут эчендә бәби тапкан

Йөкле хатын  план буенча билгеләнгән приемга табибка килгән  һәм...

fotostrana.rufotostrana.ru
Фото:fotostrana.ru

Ким исемле хатын сөйләвенчә, ул йөклелекнең 9нчы аенда булган. Гадәттәгечә ирен эшкә озаткан һәм табибка приемга киткән. Бәби табу көне якынлашып килгән-килүен, әмма ул көн бүген-иртәгә булмаган әле.

Табиб пациентканы караган вакытта эчең авыртмыймы дип сорагач,  бераз авыртынулар сизәм,  әмма мин аларны ялган тулгак дип уйладым, ди хатын. Шулчак гинеколог тулгаклар бер дә ялган түгел, алар чын, һәм сез менә-менә бәби табачаксыз дип “шатландыра”.

Ким шунда ук тиздән бәби тудырам дип иренә хәбәр итә. Ахырда ул тудыру бүлегенә чак барып җитеп өлгерә. Гинеколог кабинетыннан чыкканнан алып  баласын якты дөньяга тудыруга кадәр нибары 4 минут вакыт үткән, дип яза Швециянең "Metro" басмасы. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас