Дөньяда ниләр бар?
24 март 2022, 10:48

Үз гамәлләренә үзләре зарлана

  Евросоюзның үзе керткән санкцияләргә эче поша башлады шикелле.

Үз гамәлләренә үзләре зарланаҮз гамәлләренә үзләре зарлана
Үз гамәлләренә үзләре зарлана

Әнә Германия канцлеры Олаф Шольц, аның артыннан Бельгия премьер-министры Александр Де Кроо Русия Федерациясенә карата кертелгән санкцияләр Евросоюзның бәкәленә сугачак дип уфтаныша башладылар.

Олаф Шольц Русиягә каршы кертелгән санкцияләрнең Көнбатышның  үзенә кире нәтиҗә бирү ихтималлыгы турында кисәтә. Канцлер Европага Русия газын кертүне тыюга каршы чыгыш ясый. Германиядән дә бигрәк Евросоюзның күп кенә башка илләре Русия нефте, газы, ташкүмеренә бәйлеләр. “Бу мәсьәләдә беркемне дә язмыш кочагына ташларга ярамый”,— ди Шольц. Шул ук вакытта ул Русиягә моңа кадәр күрелмәгәнчә иң каты санкцияләр кабул итүен дә таный.

         Польша чит ил эшләре министры Збигнев Рау Европа Русия газыннан ике елга баш тартырга җыена дип белдерде. Балтыйк илләре Русиядән нефть сатып алуга бүгеннән эмбарго кертүне таләп итәләр. Германия исә ашыгыч гамәлләр кабул итүдән сак булырга чакыра. Чөнки энергия ресурслары бәяләре Европада болай да югары.

ЕСның Русия энергия ресурсларыннан баш тартырга җыенуы март башында билгеле булды. Алар шуңа ярашлы декларация проекты да кабул иткәннәр. Документта Евросоюзның Русия нефте, газы һәм ташкүмереннән акрынлап баш тарту планнары язылган. Евросоюз өчен бу каты борылыш мәле булачак, чөнки Русия аларга энергия ресурслары сатучы иң эре ил. Әле Европа очына, әлбәттә, тик менә әче кышларда ягулык җитешми башласа, ни хәл кылырлар? Бу хакта, мөгаен, документларында бер ни дә язылмагандыр. Ә бер проблема калкып килеп чыктымы, ул үзе белән чылбыр сыман башка проблемаларны тарта башлый. Энергия ресурслары җитешмәү азык-төлек сәнәгатьләрен тез чүктерергә мөмкин. Терлекчелек тармагында да проблемалары калкып чыгачак.  Нәтиҗәдә азык-төлек дефициты тууы мөмкин.

         Евросоюз Русия нефте һәм газына каршы санкцияләрнең гомум Европа илләре икътисадына зур зарар китерүен таный.

Фото: infosmi.net

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас