Дөньяда ниләр бар?
24 март 2022, 10:56

Японнар да уйлана

Япония бер атна эчендә Русиягә каршы ике тапкыр санкцияләр пакеты кабул итте.

Японнар да уйланаЯпоннар да уйлана
Японнар да уйлана

Шулай итеп, әле барлыгы 76 русияле һәм 12 предприятие санкцияләр исемлегендә. Аларның активлары Япония территориясендә биккә алынган, һәртөрле финанс эшләре башкару тыела.

         Япония премьер-министры Фумио Кисида Русиягә салынган санкцияләрнең нәтиҗәләре нинди булачагын яхшы күзаллавын, ягъни Русия ягыннан контрсанкцияләр кабул итү мөмкинлеген белеп торуын белдерә.   

     Кисида дөньяда газ һәм нефть бәяләренең ныклап артуы кулланучыларга һәм халыкара икътисадка зыян салуын таный. Санкцияләргә карамастан, япон компанияләре Русиянең “Сахалин-2” нефть һәм газ проектыннан чыгудан баш тарттылар.

 

Фото: politring.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас