

Алар Русия икътисадының финанс, энергетика, транспорт һәм технология секторларын үз эченә ала. Чит ил компанияләре бер-бер артлы Русия территориясендә эшчәнлекләрен тулысынча яисә өлешләтә туктатулары турында игълан итте. Әмма санкцияләр сәясәтенә барлык дәүләтләр дә кушылмады. Һиндстан белән Кытай, киресенчә, Русия белән хезмәттәшлекләрен ныграк көчәйтү турында сөйли башлады. Тик алар моңа алмашка ни телиләр?
Соңгы дистә ел эчендә, атап әйткәндә, 2013 елда Си Цзиньпин Кытай коммунистлар партиясе рәисе вазифасына керешкән вакыттан алып, Русия - Кытай дуслыгы аеруча ныгыды. Үткән 70 ел эчендә Русия-Кытай мөнсәбәтләре чагыштыргысыз югары дәрәҗәгә җитте дип бәяләде Кытай лидеры. Ә Владимир Путин белән мөнәсәбәтләрне ныклы шәхсән дуслык дип атады. Быел февраль башында В.Путин Пекинга Кышкы олимпиада ачылу тантанасына барды. Сәфәр вакытында ике ил арасында төрле дәрәҗәдәге хезмәттәшлек килешүләренә кул куелды, шулай ук сәүдә итүне 250 млрд. долларга җиткерергә килештеләр.
24 февральдә, В. Путин Украинада махсус операция башлануын игълан иткәч, Кытай Русияне тәнкыйтьләмәде һәм хәрби операцияне “һөҗүм” дип тә атамады. Си Цзиньпин ике якны да мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә чакырды, Кытайның ике илнең дә территориаль бөтенлеге яклы булуын белдерде.
Һиндстан шулай ук БМОның Иминлек советында тавыш биргәндә Русияне тәнкыйтьләүдән тыелды. Бу ил хөкүмәте нейтралитет саклавын дәвам итә. Кытайның сәяси җитәкчелеге сыман ул да сугышны туктатырга һәм дипломатик сөйләшүгә әйләнеп кайтырга чакыра.
Харьковта 22 яшьлек Һиндстан студенты һәлак булуы Һиндстанның ачуына тиде. Ул Украина властьларыннан илдә булган 20 меңнән артык һиндны эвакуацияләүне оештыру буенча кичектергесез чаралар кабул итүен таләп итте. Соңрак премьер-министр Нарендра Моди һинд гражданнарын Украинадан чыгару мәсьәләсе буенча Владимир Путин белән фикер алышты. Президент ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Бу һинд властьлары белән дуслык мөнәбәтләрен саклап калырга ярдәм итте.
Көнбатыш дәүләтләрнең санкцияләре һәм Русияне икътисади чолганышта калдырырга тырышулары, Кытайдан тыш, Һиндстан өчен дә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре төзүдә яңа мөмкинлекләр ача. Бүген Кытай — Русиянең төп икътисади партнеры. Соңгы ун елда сәүдә үсеше 165 процентка арткан. Хәзер, сәяси экспертлар фаразлавынча, Русиягә карата кертелгән чикләүләр аркасында Кытай озак еллар безнең илнең төп сәүдә партнеры булачак.
Мәскәү өчен Русия—Һиндстан мөнәсәбәтләре дә аерым кыйммәткә ия. Һиндстан бездән ашлама, нефть, үсемлек мае һәм болардан тыш хәрби-сәнәгать комплексы һәм атом энергетикасы продукцияләрен сатып ала. Һиндстан безгә фармацевтика, авыл хуҗалыгы һ.б. товарлар озата. Әмма ике дәүләт арасындагы хезмәттәшлек Кытай белән хезмәттәшлектән күпкә калыша. Былтыр алыш-биреш 12 млрд. долларга җиткән. Ике ил җитәкчелеге моны аз дип бәяләде һәм 2025 елга кадәр үзара сәүдә итүне 30 млрд. долларга җиткерү мөһимлеген белдерде. Өстәвенә, Һиндстан Көнбатыш санкцияләре аркасында Русия Кытай белән тагын да ныграк якынаер дип борчыла һәм моңа ничек тә юл куймаска тырыша. Шуңа да һиндлар хезмәттәшлекне көчәйтергә телиләр.
Билгеле булуынча, Пекин да, Нью-Дели да бүген АКШ белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Икътисади бәйләнешләре ныклы булуы сәбәпле АКШ Һиндстаннан да, Кытайдан да Русиягә карата кертелгән санкцияләр режимын саклауларын таләп итә. Әмма Һиндстан кем белән дуслашырга ярый, кем белән юк икәнлеген үзе генә хәл итүен, үзен АКШның кече партнеры сыйфатында күрмәвен белдерә. АКШның тупас рәвештә басым ясарга тырышуы Һиндстанның ачуын чыгара. Шундый ук янаулар Кытайга да белдерелә. Тик Кытай бер яклы икътисади басым ясауны кабул итмәячәген гел белдерә килде. Кытайга санкцияләр белән басым ясау Русиягә санкцияләр салуга караганда да куркынычрак дип саный экспертлар. Чөнки Америка бизнесы Кытай икътисадына нык бәйле. Шуңа Кытайны Америка санкцияләре куркыта алмый.