

Кытайның Чжэнчжоу округында ресторанга килүчедә ковид ачыклангач, туклану ноктасын япканнар. Шул сәбәпле ресторанда бикләнеп калган бер хатын төн буе бушла ашап чыккан.
Ванг фамилияле кытайлы хатын узган җомгада дуслары белән ресторанда кичке аш ашаган. Аның дуслары алданрак киткән, берничә минуттан ул да бинадан чыгарга тиеш булган. Әмма өстәл артыннан торып чыгып китәргә торганда COVID-19 ачыклануы аркасында ресторанның карантинга ябылуын хәбәр иткәннәр. Нәтиҗәдә Ванг 30 кеше компаниясендә ресторанда бикләнеп калган.
Хатын белдерүенчә, мәҗбүри изоляция өчен ресторан – менә дигән урын. “Урынымнан кузгала алмас дәрәҗәгә җиткәнче ашадым”, – ди ул.
Икенче көнне рестораннан чыгарганда Вангка 13 көнгә үзизоляциягә китәргә киңәш иткәннәр.
Кытайларның дисциплинасы турында сөйли инде бу. Пандемияне дә алар нәкъ шул тәртиплелекләре, кагыйдәләрне берсүзсез һәм каршылыксыз үтәүләре ярдәмендә тиз арада җиңде. Русияле шундый көнгә калса, чир билгеләре булмаса, изоляциядә утырмыйча, гадәттәге тормышы белән яшәр иде. Мондый очракларны үз күзләрем белән күрдем...
Чыганак: lenta.ru