Дөньяда ниләр бар?
23 март 2022, 07:41

Откан миллионнарын мохтаҗларга тараткан

Бигрәк юмарт икән...

PhrakruPhanom Prechakon-ның Facebook-тагы битеннән.PhrakruPhanom Prechakon-ның Facebook-тагы битеннән.
Фото:PhrakruPhanom Prechakon-ның Facebook-тагы битеннән.

Таиландта Накхонпханом  провинциясендә урнашкан буддизм монастырендәге бер монах лотереягә 18 миллион бат (56,9 миллион сум) откан да урамдагы  мохтаҗларга таратып биргән.  4 миллионын  хәйрия акчасы буларак гыйбадәтханәләргә, мәктәпләргә, дәүләт учреждениеләренә һәм шәхси оешмаларга өләшкән.

Әлеге хәл социаль челтәрләрдә зур шау-шу тудыра. Руханилар өчен лотерея  тыелган комарлы уен булып санала,  билет сатып алган монах моны алдан белгән. Ул исә откан акчалар “фәрештәләрнеке”,  аларны үземә калдырырга җыенмаган идем, ди.

500 мең батны (1,5 миллион сум) монах гади халыкка өләшкән, һәм ярдәм таратылган гыйбадәтханә алдында күп итеп халык җыелган. Коронавирус белән бәйле хәлләр мөшкелләнмәгәе дип курыккан полиция хезмәткәрләре  кешеләрне үткәрүне чикләгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас