

Кытай Халык Республикасының Русия Федерациясендәге илчесе Чжан Ханьхуэй вакытны югалтмаска, санкцияләр кертелү һәм Көнбатыш компанияләренең китүе аркасында Русия базарында килеп туган "бушлыкны тутырырга" чакырды. Бу хакта The Daily Telegraph газетасы яза.
Дипломат якшәмбе көнне, 20 мартта, эшкуарлар белән узган очрашуда хәзерге вакытта Кытай Хөкүмәтенең логистика һәм соңгы вакыйгалар нәтиҗәсендә килеп туган кыенлыклар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүенә игътибар юнәлтте.
"Агымдагы халыкара сәясәт бик катлаулы. Зур компанияләр җитди кыенлыклар кичерә, хәтта түләүләр һәм продукция белән тәэмин итү чылбырында өзеклекләр килеп чыга. Бу уңайдан кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре мөһим роль уйнарга мөмкин", - дип искәртте Чжан Ханьхуэй.
Шулай. Изге урын буш тормый дигән кебек, АКШ һәм Европа илләренең шактый җитештерүчеләре Русия базарыннан китсә дә, алар урынына башкалар, мәсәлән, шул ук кытайлар килә ала бит. Хәер, күп товарлардан колак каксак та, аларга алмаш булыр дип өметләник.
Чыганак: "Татар-информ".