Дөньяда ниләр бар?
23 март 2022, 07:39

Элекке министр таксист булып эшли

Мөмкин хәлме соң бу?

centralasia.mediacentralasia.media
Фото:centralasia.media

Әфганстан хөкүмәтенең элекке әгъзасы  АКШта такси водителе булып эшли. 40 яшьлек Халид Пайенда  Әфганстанның финанслар министрлыгын җитәкләгән. “Талибан” хәрәкәте (Русия территориясендә  тыелган террористик оешма) Кабулны яулап алырга бер атна кала ул отставкага китә һәм Америкага күченә. Пайенда сүзләренчә, ул талиблар җиңүенә ышанмаган, ә хөкүмәттән президент белән конфликтка керүе сәбәпле киткән.  Беренчә мәлләрдә элекке министр  Джорджтаун университетында илләрнең сугыштан соңгы тернәкләнүе турында лекцияләр курсы укыган. Семестр өчен аңа нибары 2 мең доллар (210 мең сум тирәсе) түләгәннәр.

Берничә айдан соң Пайенданың алдан җыйган акчалары азая, һәм ул кайда эшкә урнашырга икән дип уйлана башлый.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас