Дөньяда ниләр бар?
22 март 2022, 07:39

Стоматолог еллар буе кешеләрнең сәламәт тешләрен дәвалаган

Һәм баеган. 

wday.ruwday.ru
Фото:wday.ru

АКШта бер стоматолог еллар буе пациентларның сәламәт тешләрен дәвалаган һәм тикшерү органнары фикеренчә, миллионнарча долларлар эшләгән. Аны судка биргәннәр.

Висконсин штатында 2019 елда 61 яшьлек Скотт Чамолли  үзенең эшен саткач, шик астына эләгә. Авыруларның файлларын караганда, клиниканың яңа хуҗалары соңгы өч елда сәер рәвештә бик күп процедуралар үткәрүен ачыклаган. Мәсәлән,  штат статистикасы буенча, дантистлар  100 пациентка уртача алганда 6 теш коронкасы куя. Ә Чамоллида бу күрсәткеч 32 очрак тәшкил иткән.

“Аның кайсыбер пациентларының  гаилә проблемалары да булган, якыннары үлемен кичергән, яман шеш белән көрәшеп, аны җиңгән авырулар да булган. Эш хакыннан эш хакына яшәүче клиентлар, стоматолог билгеләгән кирәксез процедураларга акча табар өчен,  бурычка керергә мәҗбүр булган”, – ди прокурор Джули Стюарт 2020 елда.

Прокуратура хезмәткәрләре сөйләвенчә, Чамолли пациентларыны тешләрен беренчел карау вакытында үзе зарарлаган, бозылган тешләрне фотога төшереп, фотосурәтләрне старховка компанияләренә җибәргән. Аннары инде кыйммәтле коронкалар куюны билгеләгән. Теш кую страховкадан өлешчә генә каплатыла, бу эшнең шактый өлешен пациентларга үз кесәсеннән түләргә туры килгән.

Стоматологның адвокатлары исә  Чамоллиның гаебе “баш күтәрмичә, ал-ял белмичә эшләүдә” дигән фикердә.

Суд хөкем карарын чыгаруны 17 июньгә билгеләгән. Стоматологка 20 ел төрмә янарга мөмкин.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас