Дөньяда ниләр бар?
22 март 2022, 08:28

Башта судан коткарган, аннары атып үтергән

Тик нишләп прокуратура кеше үтерүчене иреккә җибәргән?

Вакыйга урыны. WRDW / WAGTВакыйга урыны. WRDW / WAGT
Фото:Вакыйга урыны. WRDW / WAGT

АКШта суда батучыны коткарган, аннары аны атып үтергән ир нинди дә булса да җәзадан азат ителгән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 29 яшьлек Натан Дрю Морган дусты белән Көньяк Каролина штатындагы Кеоуи күлендә гидроциклда йөргәннәр. Кайсыдыр моментта гидроцикл әйләнә һәм коткару жилетлары кимәгән ирләр  бата башлый.

Бу хәлнең шаһиты булган бер ир батучылар янына катерда йөзеп килә дә, аларга бортка менәргә булыша. Әмма Морган  үзен агрессив тота башлый,  катер хуҗасына йодрыклар белән ташлана. Ул аптырап тормый, Морганны янә суга этеп төшерә. Морган судан чыгып, янә катер хуҗасына ташлангач, ул аны  пистолеттан атып үтерә.

Штат прокуратурасы аткан кеше үз-үзен яклау кысаларында эш иткән дигән карарга килгән һәм аны җибәргән.

“Мондый хәлләр турында ишеткәнебез юк иде. Штат өчен тузга язмаган хәл бу. Коточкыч акылсызлык!” – дигән  бу хәлгә карата җирле кешеләр.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас