Дөньяда ниләр бар?
22 март 2022, 09:24

14 мең сум ярдәмендә ачкан бизнесы миллионнар китерә башлаган

Моңа ышанып та булмый...

ktoyou.mirtesen.ruktoyou.mirtesen.ru
Фото:ktoyou.mirtesen.ru

Англиядә яшәүче  Брайони Гортон бизнесын булдырыр өчен 14 мең сум акча тотынган да миллионер булган.

Гортон  Манчестер Шәһәр университетында  мода өлкәсендәге мерчендайзингны өйрәнгән, әмма шәхси компаниясен булдырырга ниятләп, өченче курста вузны ташлый. Гортон ул вакытта  ял көннәрендә төрле вак-тяк эшләрдә эшләп, 100 фунт стерлинг (13,7 мең сум) җыя алган. Бу акчаларын ул Swarovski кристаллары белән бизәкләп эшләнгән купальник тегүгә  багышлый. Әзер су коену киемен ул үзенең Инстаграмындагы подписчикларына күрсәтә.

Икенче көнне ул тәүге товарын сата һәм күп заказлар җыя.  Гортон  атна саен яңа дизайнлы киемнәр чыгара башлый. Ул Talliah Rose дигән шәхси брендын булдыра. Брендның Инстаграмда 213 мең подписчигы  исәпләнә. Коронавирус пандемиясе шартларында  яшь кызның бизнесы тиз алга китә, бер елда ул  1,5 миллион фунт стерлинг (206 миллион сум) керем ала.  Бу акчаларга яшь хатын 4 йокы бүлмәсе булган йорт һәм әнисе белән үзе өчен берничә Range Rover машинасы сатып ала.

“Университетны ташладым һәм тәмамлый алмадым. Барысы да мине акылдан язган  дип кабул итә иде, әмма алты елдан соң ирешкән уңышымны күрәсез. Минем инвесторларым  юк, гаиләм бай түгел, банктан беркайчан да кредитлар алмадым. Сез күргән бизнес 100 функт стерлингта төзелгән. Кешеләр моңа бик ышанмый. Ләкин идея белән янган кеше барына да ирешә ала диясем килә”, – дип сөйләгән Брайони Гортон The Sun басмасына биргән интервьюсында.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас