

Италиянең туризм индустриясе русиялеләрсез көрчеккә терәлергә мөмкин. Германиянең Das Erste басмасы шулай фаразлый.
Басма мәгълүматлары буенча, 2019 елда 1,7 миллион русияле Италиядә булып кайткан, алар ялда миллиард еврога кадәр акча калдырган.
Хәбәрдә язылуынча, коронавирус пандемиясе сәбәпле каза күргән Италия туризмы быел русияле, америкалы һәм кытайлы туристларга зур өметләр баглаган. Әмма әйләнешнең шактый кыскаруы бу ил утризмы өчен авырга туры килгән.
Хәзер иәс америкалылар һәм европалылар Украинадагы тотрыксыз хәлләр аркасында Италиягә алган юлламаларын кире тапшыра, ялга барудан баш тарта.
Чыганак: lenta.ru