Дөньяда ниләр бар?
20 март 2022, 11:32

"Макдоналдс"ка ияләшкән пианист хәзер нәрсә ашый?

Бер атна элек Лука Затравкин, "Макдоналдс" ябылуга каршылык белдереп, җәнҗал оештырган иде. 

Anatoly Lomokhov  Globallookpress.comAnatoly Lomokhov  Globallookpress.com
Фото:Anatoly Lomokhov / Globallookpress.com

Танылган рәссам Никас Сафроновның улы,  31 яшьлек Лука Сафронов-Затравкин “Макдоналдс”ка алмаш тапкан. Пианист бургерларсыз әллә ни интекмәвен сөйләгән. “Яраткан ресторанга алмаш эзләргә кирәкми, ул күптән инде табылган, бу – “Крошка-картошка”, – дигән кече Сафронов. Аның сүзләренчә, хәтта “безнең ата-бабаларыбыз да кабыгын арчымыйча  мичтә пешкән бәрәңге” ашарга яраткан. Шул ук вакытта музыкант сүзләренчә, бу ризык  билгеле ресторанның глютенлы күмәчләрен алмаштыра алса да, кешеләрнең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш.

Билгеле пианист Лука Сафронов 13 мартта Мәскәүнең Пушкин мәйданында урнашкан “Макдоналдс” фастфуд рестораны ишегенә үзен наручниклар белән богаулап куйган иде. Шул рәвешле ул “Макдоналдс” челтәренең Русиядә эшен туктатып торуына каршылык белдерде.

“Макдоналдс” тиз туклану рестораннары челтәре Русиядә  үз эшен 14 марттан туктатып торачагын игълан иткән иде.   Әмма моңа карамастан, аерым рестораннар әле булса эшли. Компаниядә моны җитештерү процессларын акрынлап туктату белән аңлаталар.

Чыганак: moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас