Дөньяда ниләр бар?
20 март 2022, 08:40

GPS-ны сүндерсәләр, нишләрбез?

Америка Русияне  Global Positioning System (GPS) навигация системасыннан сүндереп куярга мөмкин.

vbakale74.ruvbakale74.ru
Фото:vbakale74.ru

Мәгълүмати сәясәт буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Боярский Американың Русияне  Global Positioning System (GPS) навигация системасыннан сүндереп кую ихтималын бәяләде. Боярский сүзләре буенча, бу очракта ил тулысынча үзебезнең  навигация системасына (Глобальная навигационная спутниковая система (ГЛОНАСС ) күчәчәк. “Шөкер, без күптән инде үзебездә җитештерелгән навигация системасын булдыруны кайгырттык. Белүемчә, кайсыбер төбәкләрдә ул  GPS-караганда хәтта күпкә төгәлрәк”, – ди депутат.  

Боярский белдерүенчә, Русия GPS-тан әллә ни бәйле түгел. Шунысы да бар, дәүләт закупкаларын искә алганда, бар да ГЛОНАССта сатып алына иде.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас