

Малайзиядә яшәүче йөкле блогер хатын (Тик-Токта @ayunieso24 нигы астында видеолар урнаштыра) иренә бала тугач йокысыз үткәрәсе төннәр өчен бүләк итеп машина сатып алып биргән.
Косметикага багышланган блог алып баручы 19 яшьлек Анес Айюни Осман иренә 20,7 миллион сумлык ачык зәңгәр төстәге Lamborghini Huracan Evo бүләк иткән. Хатын ирен автосалонга алып килгән дә искитмәәле бүләге белән шаккатырган. Машина зур кызыл бант белән белән бәйләнгән булган.
Келантан штатындагы (Анесның чыгышы шуннан) киң таралган традицияләргә ярашлы, бала тугач, өзлегүләргә дучар булмас өчен, Анес 100 көн дәвамында үзенең активлыгын киметә төшәчәк. Бу вакыт эчендә хатын ире, 20 яшьлек эшкуар Велдан Зулкефли ярдәменә таяначак. Ул ялгызы гына ата-ана бурычларын үтәячәк. Мәсәлән, бала искеләре алмаштырачак.
Чыганак: lenta.ru