Дөньяда ниләр бар?
18 март 2022, 08:23

Русиялеләрне VPN куллану хәвефле дип кисәтәләр

Нигә? Бөтен дөнья куллана бит.

spark.ruspark.ru
Фото:spark.ru

 “Мәгълүмат иминлегенең интеллектуаль системалары” кафедрасы доценты, IT-эксперт Евгений Кашкин блокировкаларны урап узар өчен кулланылган  бушлай VPN-сервислар кешеләрнең шәхси мәгълүматларын урларга мөмкин, ди.

IT-белгеч сөйләвенчә, VPN технологиясе үзе якланылган элемтә каналын күзалласа да, бушлай сервислар  еш кына кулланучыларның рөхсәтеннән башка аларның шәхси мәгълүматларын, мәсәлән, логин, парольләрне урларга мөмкиннәр. Кашкин сүзләренчә, бу мәгълүматларга күзе төшәргә мөмкин компанияләр исемлеге шактый зур.

Түләүле VPNнар очрагында кеше хезмәт өчен акча түли һәм бу чыганаклар сервисны уйлап чыгарган компания хезмәтчәннәренә эш хакы түләүгә, техник чыгымнарга  китә. Ә бушлай сервисны хезмәтләндерүчеләр юк. Шуңа ул ышанычлы түгел.

Кашкин шуны да өсти, әгәр бушлай VPN кулланучыдан фото яисә видеоларга, челтәргә  рөхсәт сорый икән, сервисны  булдыручылар  күпчелек очракларда смартфон яисә компьютер мәгълүматларын үз максатында куллана ала дигән сүз.

Шул ук вакытта блокировкаларны урап узар өчен булдырылган   түләүле VPN платформалар  да 100% хәвефсезлек гарантияләми, ди Кашкин. Шулай да түләүле VPN куллану очракларында киберҗинаятьчеләр корбаны булу ихтималы күпкә түбәнрәк. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас