Дөньяда ниләр бар?
17 март 2022, 09:07

Тимер чаршау коралар

Европа Союзы, Русиянең Украинада хәрби операцияләр алып баруына җавап итеп, каршы санкцияләрнең дүртенче пакетын кабул итте.

Тимер чаршау кораларТимер чаршау коралар
Тимер чаршау коралар

Чикләүләргә 15 физик шәхес, алар арасында олигарх Роман Абрамович һәм башка эшкуарлар, шулай ук 9 предприятие эләкте.

Моннан тыш, Русиягә зиннәтле товарлар, аерып әйткәндә, 50 мең евродан кыйммәтрәк торган автомобильләр, 5 мең евродан кыйммәтлерәк мотоцикллар, 1500 евродан кыйммәтлерәк музыка уен кораллары, затлы хушбуй һәм сумкалар, корал, йорт электроникасы, парфюмерия, асылташлар белән бизәлгән сәгатьләр, хәмер, деликатес ризыкларын кертүгә тыю кертелде.

         Евросоюз санкциягә эләккән шәхесләр белән уртак предприятиеләр булдыруны да тыйды. Безнең илдә җитештерелгән тимер һәм корычтан ясалган товарларны сатып алуга да чикләү салынды.

         Моңа кадәр Евросоюз “Роснефть”, “Транснефть”, “Газпромнефть”  кебек Русия нефть гигантларына каршы санкцияләр кабул иткән иде. ЕС ягулыкның бөтен төрен эзләү һәм разведкалау проектларына акча салуын туктатты. Ләкин, шуңа карамастан, ул бу компанияләрдән ягулык сатып алуын дәвам итәчәк.

Бу санкцияләр Русиянең бәкәленә ныклап сукмасмы? Бу мәсьәләдә икътисадчыларыбыз зур борчылу белдерми. Чөнки алар басым ясау буенча бөтен мөмкинлекләрен файдаланып бетте, дип саныйлар.

Европалылар үзләре сәүдә өлкәсендә тимер чаршаулар кора дип, Мәскәү үзе дә санкцияләргә каршы үз чараларын кабул итте. Русия чит ил эшләре министрлыгы Америка гражданнарына карата кертелгән “стоп-лист” санкцияләр исемлеген бастырды. Аңа президент Джо Байден, дәүләт секретаре Энтони Блинкен, үзәк разведка идарәсе директоры Уильям Бернс һ.б. АКШның власть вәкилләре кертелде. Бу исемлекне киңәйтү күзаллана.

Эшләр бу рәвештә дәвам итсә, РФ белән АКШ арасындагы бәйләнешләр бөтенләй өзелүе ихтимал.

Фото: csn-tv.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас