Дөньяда ниләр бар?
17 март 2022, 08:56

Сөйләшүләр авыр бара

14 мартта Русия белән Украина арасында сөйләшүләрнең дүртенче раунды үтте.

Сөйләшүләр авыр бараСөйләшүләр авыр бара
Сөйләшүләр авыр бара

Сөйләшүләрнең беренчесе 28 февральдә булып, ул 5 сәгатькә кадәр сузылды. Икенче раунды —3 мартта, өченчесе 7 мартта 3 сәгатькә сузылган сөйләшү булды. Хәзер исә сөйләшүләр көн саен видеоэлемтә аша алып барыла. Дүрт сөйләшүдә тынычлык илчесе булып катнашкан Русия президенты ярдәмчесе Владимир Мединский сөйләшүләрнең бик авыр баруын, шуңа карамастан Мәскәүнең тизрәк тынычлык урнаштыру яклы булуын билгеләде.

         Дүртенче сөйләшүләр никадәр уңышлы үтте соң? Сөйләшүләрнең бик авыр баруына карамастан, бу юлы алга китеш бар. Русия һәм Украина 15 пункттан торган тынычлыкка ирешү планын әзерләделәр. Булачак килешү Украинаның кораллы көчләрен киметүен, Киевның нейтралитет игълан итүен күзаллый. Шулай ук Украинаның НАТОга керү планыннан баш тартуы, үз территориясендә АКШ, Британия һ.б.союздашларының хәрби базаларын һәм коралларын урнаштырмау вәгъдәсен үз эченә ала.

         Тынычлык планы тормышка ашармы? Вакыт күрсәтер.

Фото: anna-news.info

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас