Дөньяда ниләр бар?
16 март 2022, 20:31

Һиндстан майсыз калган

Һиндлар оптимистик карашта да бит, тик...

trlogist.rutrlogist.ru
Фото:trlogist.ru

Һиндстан  көнбагыш маена кытлык кичерә башлаган. Бу ризыкның 90% Һиндстан Русия һәм Украинадан импортлый. Әле исә махсус операция белән бәйле импорт туктап тора.

Ел саен һиндлар 25 миллион тонна май куллана, әлеге майның 55% Һиндстан башка илләрдән кайтара. Бу илдә майны азык-төлек җитештерүдә генә түгел, косметика сәнәгатендә дә кулланалар. 2021 елның март аена Һиндстан 1,5 миллиард долларга 13,3 миллион тонна май сатып алган.

Моңа кадәр властьлар май җитештерүне  ил эчендә җайга салырга маташканнар, әмма  килеп чыкмаган: 2017 елда бәяләр икеләтә арткан. Һиндстанның Эретүчеләр җитештерүчеләр ассоциациясе (SEAI) мәгълүматлары буенча,  2021 елның ноябреннән алып 2022 елның февраленә кадәр Һиндстан 843 тонна көнбагыш мае  сатып алган, шуларның 85% Украинадан кергән. 14% – Русиядән,  калганы – Аргентинадан. Майсыз калмас һәм илдә дефицит булмасын өчен, Һиндстан пальма һәм соя майлары импортын үстерергә ниятли, әмма  халыкара базарда бу продуктларга да  бәяләр 20% арткан.

Шулай да Һиндстанның  үсемлек майлары җитештерүчеләр ассоциациясе (IVPA) президенты Судхакар Десаи халыкка борчылыр урын юк дигән фикердә: Һиндстан 45 көн эчендә Көньяк Америкадан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядән май сатып алуны арттырырга планлаштыра. Моңа өстәп, былтыр илдә горчица бик нык уңган. Аны горчица мае җитештерүдә кулланалар.

“Хакларның арытаба юнәлеше башлыча Украинадагы хәлләрнең никадәр тизрәк нормальләшүенә бәйле”, – дип ассызыклады ул. Шулай да Һиндстанның Эретүчеләр җитештерүчеләр ассоциациясе (SEAI) тармак оешмасының  башкарма директоры доктор Мехта Украинадагы көрчек башланганчы заказ ясалган 160 мең тонна көнбагыш мае якын арада Һиндстан ярларына килеп җитәр дип өметләнә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас