

Хәер, бу вакыйгага кадәр Русия үзе Оешмадан чыгуы турында игълан итте.
“Без мондый Европа Советыннан һич үкенүләрсез китәбез. Безнең илнең бу оешмадан чыгуы Русия гражданнарының хокуклары һәм ирекләренә йогынты ясамаячак. Русия Федерациясе Конституциясендә аларның гарантияләре Европаның кеше хокуклары буенча конвенциясеннән ким билгеләнмәгән”,—дигән фикерен белдерде министрлык.
Шулай да Русия үзара кызыксыну тудырган мәсьәләләр буенча Еваропа Советы белән хезмәттәшлек алып баруга ачык булып калуын белдерде.
ПАСЕда Русия делегациясе җитәкчесе Петр Толстой: “Европа Союзы белән диалог өзелүе — НАТО илләре җаваплылыгында. Алар кеше хокуклары темасын үзләренең геосәяси мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру өчен һәрчак файдаландылар”,—диде.
Билгеле булуынча, Русия Европа Советында әгъза булып торганда ел саен миллиардларча сум взнос түли иде. Быел исә Русия оешмага 4 млрд. 200млн. сум күчерергә тиеш булган. Хәзер исә бу акчалар илебез халкы мәнфәгатенә, икътисадны күтәрүгә юнәлтеләчәк, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.