

Моның өчен илләр бердәм халыкара валюта кертмәкчеләр.
Әлеге карар Евросоюз икътисади союзы һәм Кытай хезмәттәшлеге буенча видеоконференция йомгаклары буенча кабул ителгән. Яңа валюта бәясе катнашучы-илләрнең милли валюталары һәм биржа товарлары бәяләре индексы булып исәпләнәчәк. Очрашуда катнашучылар проектны март ахырына кадәр әзерләп бетерергә килеште.
Русия Һиндстан белән дә сәүдә мөнәсәбәтләрен гадиләштерергә җыена. Илләр сәүдә исәпләүләрен сумнарда һәм рупийларда алып бару җаен карый. База валютасы сыйфатында исәп-хисап механизмын булдыру өчен Кытай юанен файдаланмакчылар. Һинд экспортерларына исә, доллар яки евро урынына, үз товарлары өчен хакны үз милли акчаларында алу яхшырак.