+21 °С
Болытлы


Мәскәүдә яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган. Ул акчаны чүп дип белгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Baza Telegram-каналына сылтама белән яза.
Чыганак белешмәсе буенча, ир-ат өй җыештыра, берничә капчыкка чүп җыя. Аннары капчыкларны чүплеккә илтеп ата. Бу капчыклар арасында 13 миллион сум акча саклана торган пакет та була.
Ир-ат акча югалуын абайлап алгач, чүплеккә китә. Тик акча салынган пакетны тапмый. Хәзер ул полициягә гариза язган, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат"