+21 °С
Болытлы


Краснодар краеның Тимашевск шәһәре мэры Николай Панин социаль челтәрләрне блокировкалау нәтиҗәсендә "иписез" калган блогерларга печән чабучы, җыештыручы һәм территория төзекләндерүче булып эшкә урнашырга тәкъдим иткән. Бу хакта ул видеоязма төшергән.
Бу вазифаларны тәкъдим итүен Панин эшсез калган блогерлардан аермалы буларак эшче профессияләр вәкилләренең даими рәвештә салым түләүләре белән аңлата.
“Сезнең, ниһаять, эш эшләр мөмкинлегегез туды. Без сезне көтәбез”, – ди Панин.
Чыганак: lenta.ru