+21 °С
Болытлы


Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте табиблар буылудан интеккән пациентның гомерен коткарган, дип хәбәр итте. Хатын-кыз профессор Розанов исемендәге хастаханәгә озатылган.
Пациент күңеле болгануга һәм сулыш юллары бозылуына зарланган, дип ачыклык кертелә. Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын-кызның бугазында лавр яфрагы калган. Баксаң, кичке аш вакытында әлеге тәмләткеч хатын-кызның тамагында ябышып калган икән.
Чыганак: "Шәһри Казан"