Дөньяда ниләр бар?
16 март 2022, 09:05

“Икеа” ябылды. “Ашан” һәм “Леруа Мерлен”ны нәрсә көтә?

Ябылсалар да зар елыйсы түгел. 

Санкцияләргә кушылып, Уфада “Икеа” чит ил  кибете вакытлыча ябылды. Әмма барысы да сәяси уенга кушылмады. Мәсәлән, Франция компанияләре, шул исәптә “Ашан” һәм “Леруа Мерлен”, “Декатлон” һәм Danone  Русиядә үз эшләрен туктатырга җыенмыйлар, диде Франция эшкуарлары берлеге башлыгы Жоффруа Ру де Безье.

Әйткәндәй, бу компанияләрдә җәмгысе 160 меңгә якын кеше эшли. “Хезмәткәрләрнең барысы да тукланырга, эш хакы алырга тиеш. Эш бирүче буларак без  аларга хезмәт хакы түләргә бурычлы”, –ди Безье.

Бизнес Франция хөкүмәте тәкъдимнәренә колак сала. Әлегә Франция хөкүмәте Русиядә эшләүче француз компанияләрен ябуны сорамый. Бүгенге көндә  “Ашан” Русиядә дә, Украинада да үз эшен дәвам итә, дип белдерә Безье. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас