

Мәскәүдә бер ир “Макдональдс”ка тезелгән соңгы чиратларның берсендә балалар утырган машина тәрәзәсен балта белән бәреп ваткан. Вакыйганың видеосын “МК: Срочные новости” Телеграм-каналы бастырып чыгарган.
Водитель “Макдональдс”ка килгән һәм ризык тарата торган махсус тәрәзәгә чиратсыз үтәргә тырышкан. Моны күргән икенче машинадагы яшь хатын иргә баллончиктан газ сиптерә. Чыгырыннан чыккан ир, балта алып, яшь хатын утырган машина тәрәзәсен бәреп вата.
Җәнҗал вакытында ике машинада да балалар утырган. Jaguar-да – бер һәм ике яшьлек кызлар, икенче машинада – биш яшьлек малай. Ул ватылган тәрәзә кыйпылчыкларыннан яраланган. Өч балага да медиклар ярдәме таләп ителгән.
“Макдональдс” тиз туклану рестораннары челтәре Русиядә үз эшен 14 марттан туктатып торачагын игълан иткән иде. Әмма моңа карамастан, аерым рестораннар үз эшен дәвам итте. Компаниядә моны җитештерү процессларын акрынлап туктату белән аңлаталар.
Шундый хәбәрләрне укыгач? чәчләр үрә торырлык. Ватандашларым өчен гарьләнеп куям хәтта...
Чыганак: lenta.ru