Дөньяда ниләр бар?
15 март 2022, 16:09

Лотереяда миллионнар откан, тик...

Шулкадәр  байлыктан кемнең дә башы әйләнер...

Susana Vera / ReutersSusana Vera / Reuters
Фото:Susana Vera / Reuters

Көньяк Каролинада яшәүче ир, лотереяның төп призын отса да, эшләвен дәвам итә.

Ир кибеттә тиз лотерея сатып алган да шунда ук  аның махсус катламын җуйгач, 300 мең доллар (~ 34 миллион сум) отканын аңлаган. Әйткәндәй, мондый хәл сирәк очрый икән, лотереяны оештыручылар исәпләүләре буенча,  900 меңгә 1  оту ихтималы туры килә.

Әмма көтмәгәндә ишелеп төшкән байлыкка карамастан, америкалы ир эшеннән китәргә уйламый икән. Ир сүзләренчә, бу акчалар аның тормышын җиңеләйтәчәк, әлбәттә, әмма ул типтереп яшәргә җыенмый икән. “Мин бераз азрак эшли алам, әмма эшемне бөтенләй ташларга җыенмыйм”, – дип аңлата ул.

Күрәсең, байлыкка төрле кешеләрнең мөнәсәбәте дә төрлечә. Бәлки, бу америкалы ир  зур акчалар отып та  әллә ни үзгәрмәс?

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас