

Tech Marketing Group маркетинг агентлыгының генераль директоры Мария Пешкова Instagram һәм Facebook социаль челтәрләре блокировкага дучар булгач, Русиягә социаль челтәрләр үсешенең Кытай вариантын фаразлый.
Белгеч шуны да искә төшерде, Кытайда социаль челтәрләр шундый ук блокировкалауга дучар булгач, гражданнарның бары тик 30% аларны VPN сервисы аша куллануларын дәвам иткән. Шул уңайдан Кытайда бихисап яңа мессенджерлар һәм контент бастырыр өчен төрле сервислар барлыкка килгән.
“IT” компанияләр, яңа продуктлар уйлап чыгарып, аларны Русия базарына чыгара башлар дип көтелә. Бу информацион технологияләрнең уңышы кулланучыларның яңа ихтыяҗларын никадәр каплата алуга бәйле булачак”, – дип аңлата аналитик.
Чыганак: lenta.ru