

Бөекбританиядә банк хезмәткәре артыгын эшләп арыган да, банктан киткән. Һәм үсемлекләр сату буенча уңышлы бизнес ачкан. Үз эше иргә елына миллион фунт стерлингка (173 миллион тирәсе) якын акча китерә.
Джеймс Фолджер сөйләвенчә, банк өлкәсендәге югары хезмәт хакы түләнелгән эшен ташлаганда аңа 26 яшь тулган. Фолджер еш кына офиста иртәнгә кадәр калырга туры килүен исенә төшерә. Соңыннан такси чакыртып өйгә кайтырга да, күп тә үтми, киемен алыштырып янә банкка банка барырга мәҗбүр булуын сөйли. “Карьера баскычыннан инвестицион банкир буларак күтәрелер өчен мин тәүлек әйләнәсенә эшләдем. Әмма кайсыдыр бер мизгелдә тулы тормыш белән яшәмәвемне аңлап калдым. Нормаларга сыймаган эш графигы, даими стресс кичерү җиңелдән түгел”, – ди Фолджер.
Арыган-талчыган британияле тормышында үзгәрешләр булдырырга кирәклеген аңлый. Бермәлне ир табигать кочагына 3 айлык отпускага чыга һәм шунда үсемлекләр үстерергә, бакча карарга ошаганын сизеп кала. Һәм Фолджер үсемлекләр интернет-кибете ачарга кирәк дигән фикергә килә.
Ул җыеп килгән акчаларын куллана, 25 мең фунт стерлингка (4,3 миллион сум) кредит ала һәм үз эшен ачып җибәрә. Вакыт үтү белән Фолджер һәм аның командасы, инвесторларны җәлеп итеп, шәхси складларын ача.
Беренче елда компания кереме 240 мең фунт стерлингтан (41,5 миллион сум) артып китә. Шул ук 1000 Раштуа чыршыларын сата.
Тагын бер елдан предприятие кереме 1 миллион фунт стерлинг тәшкил итә. Ә Раштуага саткан чыршылар саны 4 меңгә җитә.
Афәрин диясе генә кала. Кайчагында кешеләр югары хезмәт хакы түләнелгән эштән генә канәгать була алмый шул. Шөгыльләнгән эш күңелгә дә ятарга тиеш әле.
Чыганак: lenta.ru