Дөньяда ниләр бар?
13 март 2022, 21:19

Зоопарктан качкан дөя ике ирне үтергән

Аллаһ сакласын!

pixabay.compixabay.com
Фото:pixabay.com

Узган атнада, төгәлрәк әйткәндә 10 мартта, АКШның Теннеси штатында дөя  зоопарктан качкан да 42 яшьлек Бобби Мэтинины һәм 67 яшьлек Томми Ганны почмакка кысрыклаган. Бу хәлнең шаһитлары тиз арада полиция чакырткан, әмма хокук сакчылары килеп җитүгә Мэтини һәм Ганн һушсыз килеш җирдә ятканнар.

Мэтини белән Ганн алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булганнар. Дөянең ничек иреккә чыгып качуы билгесез. Зоопарк хезмәткәрләре мәрхүмнәрнең гаиләләренең кайгыларын уртаклашканнар, әмма бу фаҗигагә нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тартканнар.

Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм медиклары да килгән. Каза күрүче бер ирне машина кузовына урнаштырганда, дөя шериф машинасына һөҗүм иткән. Шуннан соң котырынган дөяне атып үтергәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас