Дөньяда ниләр бар?
13 март 2022, 17:54

270 килолы пианист үзен “Макдональдс” ишегенә богаулап куйган

Әстагъфирулла!

pikabu.rupikabu.ru
Фото:pikabu.ru

Танылган рәссам Никас Сафроновның улы – билгеле пианист Лука Сафронов бүген, 13 мартта? Мәскәүнең Пушкин мәйданында урнашкан “Макдональдс” рестораны ишегенә үзен наручниклар белән богаулап куйган. Шул рәвешле ул “Макдональдс” челтәренең Русиядә эшен туктатып торуына каршылык белдергән.

-Кешеләргә карата, зурмы алар, бәләкәйме, нормаль мөнәсәбәт сакланырга тиеш. Алар (рестораннар челтәре. – Авт.) безне 30 ел буе шушы ризык белән туендырдылар. Бүген без алар аркасында гадәтләнгән тормыш рәвешен үзгәртергә мәҗбүр. Мин риза түгел, ачуым кабарды. Санкцияләр минем кебек гади кешеләргә юнәлтелгән, – ди ресторан ишеге янында Лука Сафронов.

-Бүгенге хәлләр бик тә киеренке. Шуңа мин бу адымга бардым. Мин 1990 елның 31 октябрендә – Русиядә тәүге “Макдональдс” ачылып нәкъ 9 ай узгач – тудым. Мөгаен, бу очраклы булмаган хәл минем киләчәк тормышыма йогынты ясагандыр, – ди музыкант.

Ул шулай ук “америкалылар безне төрле тәм өстәмәләре һәм бәйләнчек реклама белән күп нәрсәләргә ияләштерделәр” дип сөйли. Сүз фастфуд турында гына түгел. Хәзер Лука Сафроновның адым саен очраган ирек чикләүләренә ачуы килгән.

-Ни өчен дустанә булмаган илләр сәясәтчеләре безне, гади кешеләрне, гадәти тормыш рәвешен көчләп үзгәртергә мәҗбүрили? Мин үзем күз уңында тоткан кыйммәтләрне бар дөньяга  сөйлим, бу кыйммәтләр шул исәптә бодипозитив белән бәйле. Һәркемнең сайлауга хокукы бар дип исәплим.  Тән төсе, күзләренең формасы һәм гәүдә авырлыгына карамыйча. Минем гәүдәм авырлыгы  270 килодан  артык. Мин – ирекле кеше, һәм мин  үзем шушы тормыш рәвешен сайладым, мин үз кыяфәтемнән канәгать. Һәм бүген килеп мине гомерем буе ашаган ризыктан мәхрүм итәләр. Сәяхәтләрдән, дөнья күрүдән мәхрүм итәләр...

Чыганак: kp.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас