Дөньяда ниләр бар?
11 март 2022, 15:58

Казахстаннан Русиягә авиарейслар арта

Сүз Нур-Солтан һәм Алматадан Мәскәүгә рейслар турында бара. 

exyuaviation.comexyuaviation.com
Фото:exyuaviation.com

Казахстанның SCAT авиакомпаниясе Русиягә рейслар ешлыгын атнасына 7 тапкырга кадәр арттырырга ниятли. Бу хакта республиканың гражданнар авиациясе комитетының матбугат хезмәтенең хәбәренә таянып,  РИА Новости хәбәр итә.

Хәбәрдә  популяр авиакомпания  Казахстанның  гражданнар авиациясе комитеты белән берлектә даими  рейсларны арттыру мәсьәләсен хәл иткәннәр диелә.

Пассажирларга Русия белән Казахстан арасында даими һава элемтәсе  тәэмин итү максатында Нур-Солтан – Мәскәү маршруты буенча атнасына очулар санын  – икедән җидегә кадәр һәм Алматы – Мәскәү маршруты буенча җиде рейска кадәр җиткерергә килешенгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас