

Бөекбританиядә бер мошенник властьларны үзен 188 бала атасы дип ышандырган һәм ялган юл белән дәүләттән 1,8 миллион фунт стерлинг (300 миллион сумнан артык) алуга ирешкән.
Британия эзтабарлары 9 ел дәвам иткән афераны ачыклаган. 40 яшьлек Али Бана Мохамед, дуслары һәм туганнары ярдәмен кулланып, ялган 188 баласына салым кредитлары һәм пособиеләре ала башлаган.
9 ел дәвамында 70 кеше исеменнән ялган балаларга ташлама алыр өчен гаризалар тапшырылып килгән. Әмма барлык исемнәр артында Мохамед яисә аның җинаятьтәшләре яшеренгән булган. Дөреслек ничек ачыкланган дисезме? Чиновниклар үзара берничек тә бәйле булмаган күпсанлы гаризаларда ике телефон номеры теркәлүен сизеп калган. Һәм ирне эзли башлаганнар. Тикшерү дәвамында мошенникның Манчестер, Бирмингем һәм Лондонда яшәүче 6 җинаятьтәше тоткарланган. Мохамед йортында тентү үткәргәч, ялган балалар исемнәре һәм туган көннәре язылган дәфтәрне дә тапканнар. Аның исеменнән гаризалар язучылар исемлеге дә шунда булган.
Суд аферистны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Әйткәндәй, Мохамед наркотиклар һәм миграция кагыйдәләрен бозганы өчен 16 елга ирегеннән мәхрүм ителгән булган инде. Шуңа бу яңа срок аның элекке срогына өстәлгән.
Чыганак: lenta.ru