

Бу хактагы указга президент Джо Байден кул куйган. Шулай итеп, Кушма Штатлар үзенә Русиянең чи нефтен, нефть продуктларын, нефть ягулыгы һәм май, шулай ук сыек табигый газ, ташкүмер һәм ташкүмер продукциясен кертүне тыйды.
Әмма Русиядән уран сатып алуны чикләмәде. Сәбәбе: бүгенге көндә Америка үзендә уран җитештерми һәм эшкәртми.
Кушма Штатларның энергетика сәнәгате Русия Федерациясенә, Казахстанга һәм Үзбәкстанга нык бәйле. Америка үзенең атом станцияләрендә файдаланылган уранның яртысын алардан сатып ала. Ник Америка Русиядән уран сатып алуга карата да санкцияләр кабул итми соң? Бик итәр иде дә соң, үз ураны юк. Ә АЭСларга уран кирәк.
Хәер, Русия нефтен кертүне тыю да америкалыларга нык тәэсир итте: бензин бәяләре үзләренең тарихи максимумына — галлоны 4,17 долларга җитте.
Русия премьер-министры урынбасары Александр Новак дөнья базары өчен Русия нефтеннән баш тарту һәлакәтле төс алуы турында кисәтте. Бәяләрнең моңа кадәр күрелмәгәнчә — бер барреле 300 долларга кадәр һәм аңардан да артыграк — хакка менүе ихтимал. Әгәр алар бу адымны ясый калсалар, дөнья базарында ягулык хаклары гаять кыйммәтләнәчәк. Шул ук вакытта алар Европа базарында Русия нефтенә кыска вакыт эчендә алмаш таба алмаячаклар. Мондый хәлдә барыннан бигрәк Европа кыен хәлдә калачак. Әлегә исә Евросоюз Русия энергия ресурсларыннан ничек баш тарту планын әзерләү белән мәшгуль. Планнары да кызгыныч һәм көлкеле инде: моның өчен европалылар имеш тә үз фатирларында температураны киметергә тиешләр. “Яшәгән йортларыгызда температураны киметеп, сез шулай безне Русиягә карата көчлерәк итәсез”,—дигән Еврокомиссия башлыгы урынбасары Франс Тиммерманс.
Әмма кышкы әче суыкларда салкын өйләрендә көчле булып кала алырлармы? Энергия ресурслары бәяләре болай күккә ашканда, дөньяны кризис көтә, дип фаразлый экспертлар.