

Кытай армиясе, Тайвань мәсьәләсе кискенләшеп киткән очракта, милли суверенитетын яклау өчен тәвәккәл адымнар ясарга әзер булуын белдерде.
“АКШ белән Япония, Тайвань мәсьәләсен кыздырган саен, без милли суверенитетны һәм территориябез бөтенлеген яклау өчен шулкадәр катырак чаралар кабул итәчәкбез “,—дип белдерде Кытайның рәсми вәкиле.
Кытай “Тайвань бәйсезлеге” исеме астында сепаратистик гамәлләргә һәм тышкы көчләрнең кысылуына беркайчан түзеп тормаячагын билгеләде. Әле Кытай армиясе хәрби күнекмәләр үткәрә. Ил хөкүмәте аның максаты Тайваньдагы ватандашларына каршы юнәлтелмәгән, дип белдерде.
Тарихтан: Тайвань 1949 елдан алып үзенең җитәкче хакимиятен булдыра. Кытай коммунистлары белән гражданнар сугышында җиңелгән Чан Кайши җитәкчелегендәге Гоминьдан көчләре Тайваньга китә. Тайвань властька коммунистлар килгәнгә кадәр булган элекке Кытай Республикасының байрагын һәм кайбер атрибутларны саклый. Рәсми Пекин һәм күпчелек илләр, шул исәптән Русия дә, Тайвань утравын Кытайның аерып алгысыз өлеше итеп саный.